«Җиңүчеләр командасы» фотоконкурсы башланды

12c4627e11f8a94b5c5f37461fae07c1Татарстанда «Җиңүчеләр командасы» фотоконкурсы башланды. Ул  – Татарстанга мәхәббәт тоеп, аның табигатен, йола-гадәтләрен, анда яшәүчеләрне яратучылар өчен.

Фотографияләр төрле жанрда булырга мөмкин: пейзаж, гаилә портреты, репортаж һәм хәтта селфи да. Нәтиҗәдә, йөзләгән фотосурәтләр Татарстанның бердәм портретын тәшкил итәчәк.

«Җиңүчеләр командасы» фотоконкурсын оештыруны «Яшь гвардия» яшьләр оешмасы тәкъдим иткән. Аның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Динар Бариев «Сәләт» форумында катнашучыларны да үзләренә кушылырга чакырган.

Шулай итеп, конкурс өчен беренче селфи 13 июльдә «Сәләт» форумы мәйданчыгында ясалды. Бу – «Татарстан командасы» иҗтимагый инициатива активисты Ринат Садыйков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фотосы.

Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен кирәк:

Татарстанга мәхәббәт аңлаткан, хисеңне чагылдырган фотосурәт төшерергә;

фотоны #командататарстана, #командапобедителей хэштеглары белән социаль челтәрләргә урнаштырырга;

15 августка кадәр http://fototatarstan.ru сайтына юлларга.

Иң яхшы фотосурәтләр күчмә фотокүргәзмәдә катнашачак һәм бүләкләнәчәк тә.