И.Гафуров «Галстуксыз интервью» тапшыруында катнашты

КФУ ректоры Илшат Гафуров «Татмедиа» АҖ директоры Андрей Кузьминга интервью бирде һәм республика вузларын берләштерү эшенә йомгак ясады. 

Интервью тарихи урында — Казан (Идел буе) федераль университетының актлар залында яздырылган. Әңгәмә барышында И.Гафуров вузның рәсәй һәм халыкара рейтингында булуын әйтте.

Ректор шулай ук педагогларның хезмәт хаклары кайчан һәм никадәр артачагын хәбәр итте. Түләп уку, яңа уку елына бюджет урыннары, эшләми торган лифтлар һәм тулай тораклардагы ремонт турында сөйләде.

КФУ ректоры Илшат Гафуров белән интервью  sntat.ru сайтында иртәгә, 20 октябрьдә чыгачак. Телевизион версияне «Татарстан 24» каналында бара торган «Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью» тапшыруында шимбә 18.30, ә якшәмбе 13.30 мин. карарга мөмкин булачак.