«Иң мөһиме – бергә булырга!»

vgk4ymlsu68Психолог сеансы, саксофонда уен һәм милли кием күрсәтү белән көзнең күптән көтелгән вакыйгасын ачтылар. 

Вузнын иң актив, иҗади һәм креатив студентлары өчен КСК КФУ «УНИКС» концертлар залы яңадан үз ишеген ачты! Биредә ел саен үткән «Беренче курслар көне – 2016» чарасының беренче көне үтте.

Фестиваль көнәрен традицион рәвештә Психология һәм мәгариф институты һәм хисаплау математикасы и информатика институты ачып җибәрде.

Концерт программасы Психология һәм мәгариф институты студентлары чыгышы белән башланып китте. «Югалган» первак  активистлар иленә юл эзләде. Һәр номер ахырында сәхнәгә чыгып «юл күрсәтүче» белән алдагы гамәлләр турында сөйләште. Мәсәлән, һәр кешенен үзенчәлеген чагылдырган монологик театр иленә юл күрсәтте, «хореография илен» дәртле бию белән тәкъдим иттеләр, «вокал илен»  өч телдә башкарылган җырлар белән, ә һөнәри эшләнлек серләрен психолог сеансында күрсәттеләр. Чыгыш азагында беренче курс укучысына югары курслар студент иленең «ачкычын» тапшырды. Студентлар «Иң мөһиме – бергә булырга, ул чакта без барысын да җиңәбез!» дип йомгак ясадылар.

Хисаплау математикасы һәм информатика институты үз программасын беренче курс укучысы турындагы җыр белән башлады. Чыгышнын төп концепциясе — программистлар турындагы мифларны юк итү. Мәсәлән, ВМК студентларының ябык булуы  турындагы мифны тараттылар,  баксаң, әлеге институт егетләре бик аралашучан да икән әле. Ә милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып, алар татар модасына булган мәхәббәт һәм хөрмәтләрен белдерделәр. Эдуард Асадовның «Кунак»  шигырен рольләргә бүлеп тә укыдылар, саксофон аккомпанимент астына танылган мультфильмнар мотивларына битбокс та башкардылар.

Алинә Сысоева, Ләйлә Сабирова

fddshpfyubq