И.Р.Гафуровның бәйрәм котлавы

Бүген, 9 Май — илебездә зур бәйрәм! Җиңү көне! Шул уңайдан Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров бәйрәм котлавын җиткерде. 

«Барыгызны да Җиңү көне бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәмдә — горурлык та, шатлык та, тирән кайгы да. Бу ихлас, тирән тойгылар барлык буын кешеләрен берләштерә. Ул елларда сүз илебезнең иминлеге турында гына түгел, бөтен бер халыкның исән калуы турында барды.

Җиңү өчен миллонлаган кеше һәр көнне зур батырлыклар кыла — куркусыз атакага ташланалар, тылда армый-талмый хезмәт итәләр. Нацизмны җиңүгә Казан университеты хезмәткәрләре дә үз өлешен кертә. Тирән ихтирам белән барлык ветераннарны чын йөрәктән бәйрәм белән котлыйбыз һәм батырлыклары алдында баш иябез. Сугыш кырларында башын салган һәркемгә мәңгелек дан, һәм 74 нче Җиңү язын каршы ала алмаучыларны мәңгелек хәтерләрбез! Без сезнең белән горурланабыз. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы дөреслекне киләчәк буыннарга да тапшырырбыз.

Барлык ветераннарга, катнашучыларга һәм шул көннәрнең шаһитләренә озын гомер, саулык-сәламәтлек һәм бәхет телим. Ә аларның оныкларына — үз халкы өчен булган горурлык хисен мәңге йөрәк түрләрендә йөртсеннәр иде!»

КФУ ректоры 

И.Р. Гафуров