Искәндәр Сираҗи: «Минем куркыр әйберләрем калмады»

11 октябрь көнне Милли журналистика юнәлешендә укучы студентлар «Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи белән очрашты.

Искәндәр Сираҗи — «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит», «Акчарлак», «Идел» һ.б. басмаларда эшләгән журналист. Ул күпләрне гаугага һәм каршылыкка китергән темаларга яза. Үзенең журналист тикшерүе жанрында эшләнгән мәкаләләре белән дә танылган.

«Журналист тикшерүе алып бара торган гәҗитләрнең дәрәҗәсе үсә»,- ди ул. Очрашуны Искәндәр Сираҗи нәкъ шул темага сөйләшүдән башлады. Үзе ачкан һәм ача алмаган тикшерүләре, суд һәм тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. «Минем куркыр әйберләрем калмады»,- дип өстәде ул.

Тикшерүне ничек башларга? Янаулардан ничек сакланырга? Мәгълүмат алыр өчен журналист «тезләнергә» тиешме? Спикер шундый сорауларга җавап бирде. Әңгәмә барышында студентлар журналист тикшерүенең катлаулы жанр булганына төшенде.

Соңынна журналист Сираҗи үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шәхси басманы, үз рубрикаларын ничек булдырганы, тиражны төшерергә туры килгәне турында гәп корды. Шулай ук ул журналистикада альтруизм күренешенә тукталды, кызыклы тарихлар сөйләп, студентларны көлдертергә дә өлгерде! Очрашуда һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап тапты.

Журналист Искәндәр Сираҗи белән очрашудан тупланган кайбер  канатлы гыйбарәләр: 

«Бернинди расследование ясамас идем, савыт-саба юар идем»

«Тикшерү эшләре тыныч яшәр өчен түгел»

«Матбугатны сары һәм сыйфатлыга бүлергә ярамый. Хәтта сары газетада да укучы үзенә кызыклы мәгълүмат таба»

«Башка регионнар белән чагыштырганда ТРда сүз иреге югары дәрәҗәдә»

«Матбугатны 100% куллансаң, кешегә ярдәм итеп була»

«Басмада исемең чыккан саен, сиңа күбрәк рөхсәт ителә»

«Миллиардерларның черек теше булмый. Кешеләрне аера белергә кирәк»

«Хакыйкать ак һәм кара төстә түгел, ул соры төстә»

«Бер сүз белән кешеләрне сугышка җибәрәләр. Бер сүз белән министрларны билгелиләр. Барысы да бер сүздән тора»

Резидә ӘЛМИЕВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 нче курс студенты.