Иске Казан җыен җыя

20 августта Иске Казан тарихи-мемориаль комплексында VIII «Иске Казан җыены» Республика фестивале үткәреләчәк. Фестивальнең программасы туган як традицияләрен, тарихын саклауга, традицион һөнәрләрне саклау, өйрәнүгә, һәм шулай ук балалар һәм яшьләр арасында WorldSkills дөнья стандартларына нигезләнгән эшче профессияләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Фестивальдә алдан бирелгән заявкалар нигезендә 600 кеше катнашыр дип көтелә. Болар ТР вуз һәм ссузда укучылар, мәктәп укучылары. Фестиваль кысаларында татар галимнәре, күренекле шәхесләре белән очрашулар да үтәчәк.