1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан федераль университетында “Җәйнең беренче көнен университет музейларында үткәр” дигән акция үтәчәк.
КФУ хезмәткәрләре гаиләләре өчен керү – бушлай. Чараларга язылу +79063230475 телефоны буенча. Төркемнәрне музей хезмәткәрләре билгеләнгән вакытта, Геология музеннан кала, КФУның төп бинасы фойесында каршы алачаклар.
Музейларда булачак чараларның графигы белән биредә танышырга мөмкин.