8 нче декабрьдә институтыбызның Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбендә 3 нче курс студентлары ХХ гасырның икенче яртысы удмурт поэзиясе белгече, галим, тәрҗемәче, күп фәнни хезмәтләр авторы Алексей Андрей улы Арзамазов һәм язучы Илдар Әбүзәров белән очрашты.
Студентлар белән очрашу туган тел, аның хәзерге торышына кагылышлы уйланулар белән башланып китте. Инглиз, итальян, француз, латыш, эстон, удмурт телләрен камил белүче Алексей Арзамазов студентларны татар әдәби телендә иркен аралаша белүе белән шаккаттырды. Әңгәмә вакытында Илдар Әбүзәров белән бергә, балачакларын, мәктәп елларын, университетларда белем алган вакытларын искә төшереп, туган тел белән бергә башка телләрне өйрәнү кешене күпъяклы үстерә ала, шәхес буларак формалашуына зур өлеш кертә дигән фикерләрен җиткерделәр, “күп телләр белү – искиткеч зур байлык ул”, – дип кабатладылар. Алексей Андрей улы үз фикерләрен Эстония, Латвия, Италиядә телне саклау һәм үстерүнең барышына бәйле кызыклы вакыйгалар белән тулыландырып барды, башка халыкларның да төрле ысуллар белән туган телләре өчен көрәшүләрен исбатлады. Аның фикеренчә, шау-шу куптарган Татарканың “Мин Алтын” клибы да телне популярлаштыруда бер адым буларак бәяләнергә лаек.
Фән һәм аның киләчәге турында сөйләшү дә студентларда зур кызыксыну уятты. Алексей Андрей улы фәндә үз-үзеңне исбатлау, уңышларга ирешү юллары турында сөйләде, чит илләрдә уку системасы, чит ил уку йортларында магистратурага керү үзенчәлеге белән таныштырды.
Әлеге кызыклы очрашуны оештыруда башлап йөргән Әлфия Шәүкәт кызы Йосыповага, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәгыйть кызы Сәйфулинага һәм безгә татар шигърияте серләрен төшендерүче укытучыбыз Нурфия Марс кызы Йосыповага рәхмәтебезне җиткерәбез.