Бүген, 28 июньдә «Фән төне» дигән гомумуниверситет проекты кысаларында Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү базасында Археология һәм Этнография музееның бердәм «Дөнья. Белем. Танып-белү.» дигән күргәзмә проекты старт ала. Аны Рамил Хәйретдинов җитәкчелегендәге Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Фәрит Әхмәтгаллин җитәкчелегендәге Археология музее, Елена Гущина җитәкчелегендәге Этнография һ.б. бергәләп үткәрә.
Күргәзмәдә дистәдән артык уникаль экспонатлар урын алачак. Күргәзмәнең максаты — белемнең һәрвакытта һәм дөньяның һәр мәдәниятында тоткан урынын мөһимлеген ассызыклау. Кеше һәрвакыт белемгә һәм тәҗрибәгә омтылган, аларны киләчәк буыннарга биреп калырга тырышкан.
Күргәзмәне оештыручылар университет коллекциясендәге кыйммәтле экспонатларны гадәтидән аермалы буларак күрсәтергә тырышкан. Алар беренчедән, хронологик тәртиптә урнаштырылсалар, икенчедән, халык мәдәниятен өйрәнү методларына карап бүленгәннәр.
Күргәзмә бушлай Казан шәһәре, Пушкин урамы 1/55 йорт адресы буенча үткәрелә.