Каникул түгел

Казан федераль университеты укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең куркынычсыз шартларын тәэмин итү буенча барлык кирәкле чараларны да күрә.

2020 елның 19 мартыннан КФУ яңа коронавирус инфекциясе (2019-NCOV) таралуны кисәтү чараларын көчәйтү өчен бары тик электрон мәгълүмати-белем бирү чарасын гамәлгә ашыра.

Әлеге чара студентлар һәм укытучылар арасындагы үзара бәйләнешне тәэмин итүне күздә тота. Тиешле рекомендацияне Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән Министрлыгы бирде.

Хәзерге вакытта университетта укытучының шәхси кабинетында укытыла торган дисциплиналар буенча тулы мәгълүматны актуальләштерү буенча эш алып барыла (дисциплиналарның эш программалары, укыту-методик материаллар, КФУ сайтында һәм чит сайтларда онлайн-ресурсларга сылтамалар), барлык студентларны электрон мәгълүмати-белем бирү мохитендә эшләү форматлары белән таныштыру бара.

Каникуллар турында бернинди сүз дә бармый. Яңа коронавирус йогышының таралуын кисәтү буенча чараларны көчәйтү чорында уку процессы академик сәгатьләрне югалтмыйча барачак. Белем бирү программалары тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак. Махсус аудиторияләрдән һәм җиһазлардан башка мөмкин булмаган дәресләр профилактика чоры тәмамланганнан соң махсус расписание буенча узачак.

Айдар ГАЛИМОВ әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.