Казахстан абитуриентлары КФУны сайлый

4-6 апрельдә Казанның Югары уку йортына керү алды әзерлеге KAZAN EDUCATION үзәге бинасында Татарстанның иң танылган ике югары уку йорты – КФУ һәм КНИТУга керү имтиханнары үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Быел Казан укытучылары Казахстан абитуриентлары яхшы әзерлек белән килгән, дип белдерде. Сүз уңаеннан, хәзер әлеге уку йортлары Кабул итү комиссияләре вузга керүчеләрнең санына түгел, ә аларның белем сыйфатына күбрәк игътибар итә. Шуңа күрә узган елгы 600 кеше урынына, быел Казахстаннан 300 абитуриент кына имтихан тотты.

KAZAN EDUCATION үзәге тарафыннан шундый ук имтиханнар урыннарда да – Актүбәдә һәм Алматыда уздырылачак.

Вуз алды әзерлеге үзәге директоры Марина Сабитова сүзләренчә, KAZAN EDUCATION курслары тыңлаучылары университетка имтихансыз гына кабул ителә. Үзәктә белем алган шундый 3 кеше “Иннополис” IT университетына керә алган. Бу Вуз алды әзерлеге үзәгенең эш сыйфаты күрсәткече булып тора, диде Марина Сабитова.