Казан университеты Женевада тәкъдим ителде

Бу көннәрдә Женевада Халыкара мәгариф Европа ассоциациясенең 30 нчы конференциясе бара. Ул һәр елны үткәрелә. Конференциянең максаты — югары белем бирү системасын интернационализацияләү һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү. 

Казан федераль университеты бу чарада 2015 елдан бирле катнашып килә. Конференциянең форматы күргәзмәдә катнашудан тыш хәзерге һәм потенциаль партнерлар белән очрашуны да күздә тота. Безнең университет делегациясе составында Тышкы элемтәләр буенча директор урынбасары Ольга Павлова,  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Гөлнара Садыйкова бар. Казан университеты стенды 5-100 проекты экспозициясенә кертелгән. 

Конференция үзенә белем бирү оешмаларыннан катнашучы буларак 600 һәм кунак буларак 5000 кешене җыйган. Чара кысаларында Казан университетының традицион партнерлары белән очрашулар үтте. Алар арасында Бельгия, Чехия, Испания университетлары,  Франциядән Страсбург Университеты, Финляндиядән Хельсинки Университеты бар. Шулай ук Франциянең Париж-Сакли университеты, ENSEA электроинженерия, компьютер технологияләре һәм телекоммуникацияләр француз мәктәбе, Португалиянең Лиссабон университеты, Бөекбританиянең Лондон университеты, Гонкогн университеты белән хезмәттәшлек юллары билгеләнгән.  

Халыкара белем бирүгә багышланган зур европа конференциясе һәм күргәзмәсе бүген, 14 сентябрьдә тәмамлана.