Казан университеты журналы Scopus ка керде

«Ученые записки Казанского университета. Серия Естественные науки» фәнни журналы дөньяның фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан хуплау тапты. 

Үзенең 185 еллыгы уңаеннан журнал редакциясе Scopus (Content Selection and Advisory Board (CSAB)) бәйсез экспертлар советы тарафыннан уңышлы бәяләнде һәм Scopus халыкара рефератив базасына кертелде. 

«Журналны Scopus базасына кертү аның әһәмиятен халыкара дәрәҗәдә тану ул,» — дигән «Ученые записки Казанского университета» журналының чыгаручы мөхәррире Гүзәл Мөхәммәдуллина.