Казан, яшәү шартлары буенча Россия шәһәрләре исемлегендә беренче

Иң төзекләндерелгән шәһәрләр буларак Грозный, Төмән һәм Казан аталган.

Казан 2016 елда ”Росгосстрах” компаниясе Стратегик тикшеренүләр үзәге тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча Россия шәһәрләре рейтингында беренче урынны яулый.

Тикшеренүләр үзәге авторлары Россиянең эре шәһәрләрләрендә яшәү дәрәҗәсенең торышын сигез параметр: яшәү өчен уңайлы шартлар, торак фонды һәм төзелеше сыйфаты, мәдәният учреждениеләрендә булу мөмкинлеге, медицина хезмәте күрсәтү һәм белем бирү сыйфаты, юл хуҗалыгы торышы, муниципаль хакимият эшенә караш, муниципаль структураларда коррупция буенча билгели.

Татарстан башкаласы барлык параметрлар буенча диярлек алдынгы. Казан яшәү өчен уңайлы шәһәрләр арасында беренче урынны яулаган. Сораштыруда катнашучыларның 97 проценты шулай дип белдергән. 2013-2015 елларда халыкның 95 проценты шушы фикердә булган. Шулай ук рейтингның өчлек лидерына Төмән һәм Чаллы шәһәрләре кергән. Соңгы биш елда Казан һәм Төмән лаеклы рәвештә яшәү өчен уңайлы шартлар булган шәһәрләр рейтингында беренче урыннарда баралар, дип җиткерә тикшеренүчеләр.

Иң төзекләндерелгән шәһәрләр итеп, Грозный, Төмән һәм Казан аталган. 92 процент казанлылар башкаланың төзеклек дәрәҗәсеннән канәгать.

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты Гүзәлия Гыйниятуллина әзерләде.