Күптән түгел генә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда “Россиянең рекордлар китабы”на керерлек чара үтте: 18 мең печеньедан мәйданы 90 кв.м. булган елмаю ясадылар.
“Бәхет индексы” тикшеренүләре буенча, Казан – Россиянең иң бәхетле шәһәре, шуңа да бу чараны Татарстан башкаласында үткәрергә булганнар.
2 сәгатькә сузылган елмаю ясау тамашасын “Россия рекордлар китабы” вәкилләре һәм 1000 артык тамашачы күзәтеп торды. Һәр теләгән кешегә елмаюны ясауга өлеш кертү мөмкинлеге бирелде.
Чарада соң катнашучылар үзләре ясаган смайликтан авыз иттеләр. “Миңа мондый позитив рекордның шаһите булуы бик күңелле – бүген Казанда Россиядәге иң зур печенье-елмаю барлыкка килде. Казанышларыгызны, хисләрегезне, елмаюларыгызны белән бөтен ил белән уртаклашыгыз”, — диде Үзәк Федераль округ буенча “Россиянең рекордлар китабы” баш эксперты Леонид Сенаторов.