Казанда печеньедан смайлик төзеделәр

Күптән түгел генә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда “Россиянең рекордлар китабы”на керерлек чара үтте: 18 мең печеньедан мәйданы 90 кв.м. булган елмаю ясадылар.

b5dc58cb5d23e40592d85d3e7404050c

“Бәхет индексы” тикшеренүләре буенча, Казан – Россиянең иң бәхетле шәһәре, шуңа да бу чараны Татарстан башкаласында үткәрергә булганнар.

wx1080_5

 

img_6632_02 сәгатькә сузылган елмаю ясау тамашасын “Россия рекордлар китабы” вәкилләре һәм 1000 артык тамашачы күзәтеп торды. Һәр теләгән кешегә елмаюны ясауга өлеш кертү мөмкинлеге бирелде.

gazetadaily.ru-25.06.2016-gmliq3mvnrcea0aj0kzpjpstwevcvzlb-668x459

Чарада соң катнашучылар үзләре ясаган смайликтан авыз иттеләр. “Миңа мондый позитив рекордның шаһите булуы бик күңелле – бүген Казанда Россиядәге иң зур печенье-елмаю барлыкка килде. Казанышларыгызны, хисләрегезне, елмаюларыгызны белән бөтен ил белән уртаклашыгыз”, — диде Үзәк Федераль округ буенча “Россиянең рекордлар китабы” баш эксперты Леонид Сенаторов.