Казанда Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе узды

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасында КФУ ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров та катнашты.

Бүген, 18 сентябрьдә, С.Сәйдәшев исемендәге Дщълщт зур концертлар залында (Казан) Рөстәм Миңнехановныж инаугурациясе узды. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Президиумда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да бар иде.

Тантананы ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның халыкара аренада билгеле, илдә лидерлар рәтенә керә торган югары конкурентлы регион булуын һәм хәзер тормышның барлык өлкәләрендә киң колачлы сыйфатлы үзгәрешләр бусагасында торуын билгеләп үтте.

Залга Татарстан Республикасы Президенты Штандартын, РФ Конституциясен һәм ТР Конституциясен алып кергәннән соң, сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм күп милләтле Татарстан халкына тугрылыклы булырга ант итте.

Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы рәвештә Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүен белдерде.

Тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов киләчәкне күзаллау Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә чагылыш тапканлыгын искәртте. Хәзерге вакытта илкүләм проектлар һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла.

IT-индустриягә, фән һәм мәгарифне үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Мәгариф өлкәсендәге илкүләм проект кысаларында Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләргә, яшь галимнәргә, сәләтле мәктәп укучыларына һәм мәктәпләргә ярдәм итү, шулай ук мәгариф объектларына капиталь ремонт ясау буенча берничә масштаблы программа башлап җибәрде.

Элегрәк әлеге өлкәдә республика җитәкчелегенең сәясәтен шәрехләп, КФУ ректоры Илшат Гафуров, сыйфатлы белем бирү — һәр гражданның киләчәге нигезе ул, һәм ТР Президенты командасы кадрлар әзерләү системасын камилләштерү, һөнәри белемгә һәм яңа перспектив белгечлекләргә дөнья стандартларын кертү өчен бик күп эш башкарды дигән иде.

«Казан федераль университетының Попечительләр һәм Күзәтчелек советы рәисе буларак, республика Президенты һәрвакыт заманча укытучылар әзерләүгә төп басым ясады, аларның һөнәри үсеше фәнни-мәгариф оешмалары өчен өстенлекле булырга тиеш. Төбәктә кадрлар потенциалын үстерү өчен 37 ресурс үзәге булдырылган, аларда ел саен 4 меңнән артык студент белем ала», — диде Гафуров.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның сайлавын кабул итеп, һәр кеше һәм киләчәк буыннар алдында республика язмышы өчен үз җаваплылыгын тулысынча аңлыйм дип белдерде.

Автор: ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча КФУ ректоры матбугат хезмәте