Казанга «Музейлар язы» килде!

Казан федераль университеты музейлары 21 нче апрельдән 26 апрельгә кадәр үткәрелә торган “Татарстан 2016 музейлары язы” республикакүләм акциясендә катнаша. Бу чараның максаты – җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары игътибарын музейларга юнәлтү, аларның актив эшчәнлеге, төбәкнең тарихи-мәдәни байлыгын популярлаштыру, музей коллекцияләренең төрлелеген һәм байлыгын күрсәтү. Бу көннәрдә университет музейлары бушлай экскурсияләр һәм лекцияләр оештыра, Татарстанның башка музейлары белән экспонатлар алмаша.

21.04.-26.04. КФУ тарихы музее. Барлык теләүчеләр өчен Габдулла Тукайның тууына 130 еллык юбилеена багышланган экскурсия.

21.04.2016 / 11.00  КФУ Зоология музее. Матбугат вәкилләре өчен экскурсия.

21.04.2016 / 11.00 А.А. Штукенберг исемендәге Геология музее. “Казан геология мәктәбенең күренекле галимнәре” дигән темага экскурсия.

21.04.2016 / 12.00 КФУ Этнография музеенда чабатага багышланган күргәзмә ачылу.

21.04.2016 / 17.30 КФУ Актлар залы. Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары һәм укытучылары концерты.

22.04.2016 / 11.00. А.А. Штукенберг исемендәге Геология музее. “Музейның фонд-монографик коллекцияләре” дигән темага экскурсия.

22.04.2016 / 18.00 КФУ Актлар залы. КФУ Татар хоры концерты.

23.04.2016 / 11.00 КФУ Этнография музее. “Татарстан – уртак йортыбыз” темасына экскурсия.

23.04.2016 / 14.00 КФУ Этнография музее. “Мәдәниятләр гөләндәме” дигән темага экскурсия.

25.04.2016 / 11.00 А.А. Штукенберг исемендәге Геология музее. “Җирдә тереклек үсеше” дигән темага экскурсия.

25.04.2016 / 15.00 КФУ тарихы музее. “Сез Alma mater тарихын беләсезме?” студентлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү.

26.04.2016 / 11.00 А.А. Штукенберг исемендәге Геология музее. Барлык теләүчеләр өчен Геология музее буенча сәяхәт.

26.04.2016 / 15.00 КФУ тарихы музее. Студентлар Г. Тукай шигырьләрен укый.

Музейларга Рәхим итегез!img296744988