Кем син, студент?

Formirovanie-vtorichnoy-yazyikovoy-lichnosti-studenta-filologa1) Нурфия Марс кызы: “Студент ул – тырышып укырга тиешле, әмма укырга
яратмаучы кеше”.
2) Хатыйп Миннегол улы: “Студент чагы, минемчә, яшьлекнең иң матур, кадерле,
иң кыйммәтле чагы. Һәрбер көне, яшьлекнең һәр көне, һәр сәгате олуг бәйрәм.
Бигрәк тә олыгайгач сизелә ул”.
3) Фәрит Йосыф улы: “Студент, минем өчен, бик зур шәхес! Һәрвакытта да без
студентларны зур шәхес итеп кабул итәбез. Мин студентларга иң беренче итеп,
безнең институтны сайлаган өчен рәхмәт әйтәм. Безнең бүлек халыкка чын
шәхесләр әзерли. Халык белән бергә булу – ул зур әйбер”.
4) Дамир Хәйдәр улы: “Үз-үзенә ышанучан, үз-үзен кайгыртучан, намуслы,
тырыш, актив, күңел ача белүче, шул ук вакытта тирәнтен белем алырга омтылучы
кеше”.
5) Айрат Фаик улы: “Студент ул – актив тормыш позициясен алып баручы кеше”.
6) Әлфәт Мәгъсум улы: “Студент – кызыклы, яшьлек дәртен саклаучы, тормышның
һәр мизгеленнән үзенә шатлык, куаныч алырга омтылучы, киләчәккә зур хыяллар,
планнар белән яшәүче, романтик табигатьле, бүгенге тормыш ыгы-зыгыларыннан
зурларча чыгу юлын табырга теләүче егет һәм кыз”.