КФУ абитуриентларга ишекләрен ача

Казан федераль университеты Ачык ишекләр көненә чакыра! Бу көннәрдә абитуриентлар һәм аларның ата-аналары КФУ укырга керү, уку, яшәү шартлары һәм студент тормышы турында мәгълүмат белә ала. 

Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтында бу чара 12 гыйнвар көнне 10:00 сәгатьтә булачак. Адрес: Кремль урамы, 35, аудитория №610.

ИТИС Югары мәктәбендә ачык ишекләр көне 18 гыйнвар көнне 12:00 сәгатьтә була. Адрес: Кремль урамы, 35 йорт. Аудитория №1311

Башка институтларда булачак Ачыклар ишекләр көне турында әлеге сылтама буенча белергә мөмкин.