КФУ аспирантының эше дөнья лидерлары тарафыннан бәяләнде

Фирдәвес Алиев «Хальдор Топсе» компаниясенең аспирантура программасы җиңүчеләре арасына керде.

Мәскәүдә «Хальдор Топсе» компаниясенең аспирантура программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Топсе» аспирантурантлар стипендияләре программасы компаниягә нигез салучы доктор Хальдор Топсе тарафыннан 20 ел элек оештырылган һәм гетероген катализ өлкәсендә тикшеренүләр үткәргән яшь галимнәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программа эшләү дәверендә 130 дан артык яшь галим үз тикшеренүләрен үткәрүдә ярдәм алды.

КФУ аспиранты Фирдәвс Алиев җиңүчеләр арасына керде. Аның авыр нефть чыгарганда катализаторларны пласттан файдалану өчен тикшеренүе «Топсе» компаниясенең берничә номинациядә: «югары фәнни дәрәҗә өчен», «фәнни яңалык өчен», «Катализ теориясе һәм әһәмияте өчен», «гамәли әһәмияткә ия өчен» дигән махсус премиясе белән билгеләнде.

«Фирдәвес Алиевнең диссертация эше карбонат катламнарында югары үзле нефтьне импластик конверсия өчен каталит системасын эшләүгә багышланган. Аспирантлар лаборатор тикшеренүләр генә алып бару гына түгел, нефть чыгару өчен яңа реагентлар кертү буенча да актив эш алып баралар», – дип билгеләп үтте аспирантның фәнни җитәкчесе Алексей Вахин.

Казан федераль университеты нефть чыгару стадиясендә каталитик процессларны куллану өлкәсендә танылган лидер булып тора. КФУ галимнәре тарафыннан катализаторлар җитештерүнең сәнәгать технологиясе эшләнгән.

Диана САДРЕТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.