КФУ авторларының дәреслеге иң яхшысы булып танылды

Казан федераль университеты профессорлары тарафыннан әзерләнгән «История русской литературы XVIII века» дәреслеге Россия китап нәшриятләры ассоциациясе конкурсы дипломанты булды. 

 

Мәскәүнең «ФЛИНТА: Наука» нәшриятендә басылган университет дәреслегенең авторлары — профессорлар Анатолий Разживин (КФУның Алабуга институты) һәм Алексей Пашкуров (Л.Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты).  

Ике томда басылган дәреслек инде моңарчы билгеле булган исемнәргә өстәп яңа шәхесләрне дә фәнни әйләнешкә кертә, соңгы унъеллыкта барлыкка килгән яңа филологик концепцияләрне исәпкә алырга ярдәм итә. Дәреслек «Педагогик белем» юнәлешендә укучы бакалаврларга гына түгел, ә магистрант-аспирантларга да файдалы.