КФУ беренче курс студентлары арасында Спартакиада

16-21 сентябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының беренче курс студентлары арасында спартакиада үткәрелә. Аны Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт системасын үстерү департаменты, КФУ физик тәрбия һәм спорт гомумуниверситет кафедрасы, Студентларның спорт клубы оештыра. Спартакиаданың төп максаты — КФУ студентлары арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау, беренче курс студентларын спорт белән ныграк шөгыльләнүгә тарту, иң яхшы спортсменнарны ачыклау, ГТО нормаларын гамәлгә кертү.

wepxcrs3ofa

Спартакиаданың беренче этабы институтларда, факультетларда үтсә, финал өлешләре — 16-21 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

dsc_0204

Спартакиада түбәндәге номинацияләр буенча оештырыла:

  • шахмат;
  • йөзү;
  • мини-футбол;
  • күңелле стартлар;
  • ГТО күпъярышы;
  • өстәл теннисы.

Барлык җанатарларны ярышларда көтеп калабыз!