КФУ чит шәһәр студентларын кабул итәргә тулай торакларны әзерли

Бүлмәләрнең һәм гомуми файдалану урыннарының торышын махсус төзелгән комиссия вәкилләре бәяли.

Казан федераль университетында  студентлар шәһәрчеге тулай торагына һәм Универсиада авылының торак корпусларына студентлар күченүгә әзерлек чаралары старт алды.

Әлеге инициатива кысаларында ун комиссия эшли башлады, аларның бурычы — тулай торак бүлмәләрен һәм гомуми кулланылыштагы урыннарының торышын бәяләү. Комиссияләр составына Яшьләр сәясәте департаменты хезмәткәрләре, Студентлар шәһәрчеге, Универсиада авылы, институтларның  һәм Юридик факультетның, социаль һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, академик төркемнәр кураторлары, институтларның студентлар үзидарәсе органнары вәкилләре, студентларның беренчел профсоюз оешмасы активистлары керә.

«Йөздән артык кеше торак бүлмәләрен, гомуми файдалану урыннарын, фойены, керү юлларын карый, шулай ук баскыч, лифт зоналарының торышын бәяли, — ди КФУ яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова. — Комиссияләрнең эш нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне күрсәтеп акт төзеләчәк, һәм якын арада вуз администрациясе тарафыннан чит шәһәр студентларының яшәү шартларын яхшырту максатыннан кисәтүләрне бетерү буенча эшләр башкарылачак. Моннан тыш, эчке режимны тәэмин итү, гражданнар оборонасы һәм хезмәтне саклау департаменты хезмәткәрләре һәм баш энергетика хезмәте комиссия эшчәнлеге кысаларында янгын һәм электр куркынычсызлыгы бәяләнәчәк, электр җиһазлары, видеокүзәтү камералары, янгын сигнализациясе, контроль һәм керү мөмкинлеге белән идарә итү системалары тикшереләчәк».

Ю.Виноградоваәйтүенчә, шулай ук университет тулай торакларын санитар эшкәртү  — торак бүлмәләрне һәм гомуми куллану урыннарын дезинсекция һәм  дератизацияләү дә үткәрелә. Торак бүлмәләрне һәм тулай торакларның башка бүлмәләрен косметик ремонтлауга килгәндә, аны кайда кирәк булса, шунда үткәрәчәкләр.

«Мин студентларның беренчел профсоюз оешмасыннан комиссияләрнең берсе составына керәм. Без инде 4 нче номерлы йортны һәм Универсиада авылының 18 нче йортын тикшердек. Студентлар шәһәрчегендә тагын бер тулай торакны тикшерәчәкбез. Тулай торакны караганда без керү юлларыннан башлап, бүлмәләрдәге җиһаз һәм урын-җиргә кадәр игътибар итәбез», — дип сөйләде безгә Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының 4 курс студенты Ксения Сурыгина.

Һәрберсе 10 кешедән торган торган комиссия барысын да теркәп бара: бүлмәдә яшәүчеләрнең саны туры киләме, краннар һәм розеткалар, плитәләр һәм суыткычлар эшлиме икәнен тикшерәләр.

«Студентлар чыгу белән үк тулай торакларны яңа кабул итүгә күптән әзерләнә башлаганга бөтен төп эш инде эшләнгән. Эре җитешсезлекләр инде бетерелгән. Бары тик комиссия ачыклаган вак җитешсезлекләрне генә юк итәргә калды «, — дип аңлатты Студентларның 4 нче номерлы тулай торак рәисе Григорий Улыбин.

17 августта комиссия вәкилләре Универсиада авылы торак корпусларын, ә 18 августта Студентлар шәһәрчеге тулай торакларын карады. Бер атнадан соң бирегә студентлар күченә башлаячак. Бу вакытка кадәр барлык табылган җитешсезлекләр бетерелергә тиеш.

«Чит шәһәр студентлары тулай торакларга 25 августтан 31 августка кадәр күченәчәк. Без барыбыз да аңа актив әзерләнәбез. Утырыш тәртибе һәм кирәкле документлар турында мәгълүмат КФУ сайтында урнаштырылган «, — дип хәбәр итте Юлия Виноградова.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов