КФУ Энгельгард обсерваториясе мәйданында мәгариф кампусы төзиячәк

Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан Казан федераль университетына караучы Энгельгард исемендәге обсерватория мәйданында югары уку йорты тулай торак һәм мәгариф кампусы төзергә планлаштыра. Бу хакта “Татар-информ”да ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Казан университеты ректоры Илшат Гафуров җиткерде.

Илшат Гафуров әйтүенчә, объект буенча эшләр 2016 елның августында уку һәм медицина өлкәсендә куллану өчен бирелгән хәрби госпиталь корпусларында эшләр төгәлләнгәч башлана.

Казан үзәгендәге мәдәни мирас биналарын файдалануга 2018 елның сентябрендә тапшырылыр, дип күзаллана, диде ректор.

«Татар-Информ» МА алынды.