КФУ Евразиянең иң яхшы югары уку йортлары исемлегенә кергән

Казан федераль университеты Times Higher Education (THE) версиясе буенча Евразия төбәкләренең иң яхшы университетлары исемлегендә 10 нчы урынны алган. Рейтингны Казанда Алдынгы фәнни тикшеренүләр саммитында тәкъдим иткәннәр.

М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты иң яхшылар исемлегендә беренче урынны били.

Исемлектә икенче урында Мәскәү физика-технология институты, өченче – Томск политехника университеты.

16 илнең уку йорты кергән рейтингка Россиянең 27 университеты бар.