КФУ галимнәре онлайн-активлык һәм һөнәрдәге уңыш арасында бәйлелек тапты

Тикшеренүчеләр социаль челтәрләрдә 80 меңнән артык профильне анализлаган.

Казан федераль университетында Россия фәнни фонды (РНФ) финанслаган ««Нейросетевая психометрическая модель когнитивно-поведенческих предикторов жизненной активности личности на базе соц.сетей» дигән проект гамәлгә ашырыла. Тикшерү белән Психология һәм мәгариф институтының шәхес психологиясе һәм клиник психология кафедрасы профессоры Леонид Попов җитәкчелек итә.

Заманча мәгълүмат җәмгыяте үсешенә бәйле булган тикшеренүне Психология һәм мәгариф институты психологлары КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты IT-белгечләре белән берлектә үткәрә. Тикшеренүнең үзенчәлеге — ясалма интеллект элементларын җәлеп итеп, миллионлаган кешене колачлавында һәм анализында.

Проектның психологик өлешен гамәлгә ашыру координаторы, Психология һәм мәгариф институтының гомуми психология кафедрасы мөдире Павел Устин ачыклык керткәнчә, социаль челтәрләр психологиясе — аеруча интенсив үсеш алучы юнәлешләрнең берсе:

«Социаль челтәрләр — бөтен дөньяда миллионлаган кулланучыларны бәйли һәм аларның үзара хезмәттәшлек чикләрен киңәйтә торган виртуаль мәйданчык. Социаль челтәрләр психологик процессларны кибернетик модельләштерү аналогына әверелә».

Галимнәр тикшеренүнең беренче этабын тәмамладылар. Беренчел мәгълүматлар буенча, социаль челтәрләрдә активрак булган саен, профессиональ өлкәдә уңышка ирешеп булмый.

КФУ галимнәре тарафыннан социаль челтәрләр кулланучыларының шәхси битләрен автоматлаштырылган мониторинглауның мәгълүмати-аналитик системасы — ИАС АМПУ — эшләнде һәм Big Data методын, нейрочелтәр алгоритмнарын кулланып, кулланучыларның һөнәри уңыш критерийлары буенча шәхси профильләрен аерып чыгару юлы белән тикшерелде.

«Математик статистика, data mining һәм нейрон челтәрләр методлары нигезендә социаль челтәрләрдә аларның шәхси битләрен эзләү модуле эшләнде. Выборканың гомуми күләме 1 331 717 кеше тәшкил итте. Фильтрациянең барлык процедураларыннан һәм социаль челтәрдә ачык профильләрне эзләүдән соң тикшерү күләме сынау узган 81 800 гә кадәр җиткерелде», — дип сөйләде П.Устин.

Эш эзләү сайтларында бирелә торган мәгълүмат нигезендә галимнәр вазыйфалар һәм карьера үсеше системасын эшләде. Модель үз эченә 28 һөнәри өлкә һәм 621 һөнәри эшчәнлек төрен алган.

Алга таба шәхеснең һөнәри уңышлылыгының когнитив-тотыш критерийлары буенча эш эзләүчеләрнең социаль челтәрләрдә  профильләрен тикшерү нәтиҗәләре: «Дуслар», «Язылучылар», «Фотографияләр», «Видеоязмалар», «Аудиоязмалар», «Кызыклы битләр», «Битне тутыру дәрәҗәсе», «Постлар», «Репостлар», «Лайклар» саннары исәпкә алынды.

Тикшеренүчеләр ачыклаганча, әлеге күрсәткечләренең уртача иң зур күләме түбән һәм уртача һөнәри уңышка ирешкән төркем вәкилләренә туры килә.

IT-белгечләр нейрон челтәрләренең төрле архитектуралары белән күпсанлы тәҗрибәләр уздырган. Нейрон челтәрен укыту нәтиҗәсендә югарыда күрсәтелгән микъдари күрсәткечләр («Дуслар», «Фотографияләр» һ.б.) ярдәмендә фаразлауның төгәллеге тест өчен сайлап алганда 83% тәшкил иткән.

Профессиональ уңышны фаразлау өчен нейрочелтәр модуле ярдәмендә дүрт предиктор аша һөнәри уңышка ирешүне фаразлау мөмкинлеге исбатланды: кулланучы битендәге дуслар, язылучылар, фотолар һәм видеоязмалар саны.

Төрле характеристикаларны тикшерү нәтиҗәләре буенча психологлар кызыклы фикерләрен әйтте.

«Шәхеснең һөнәри уңышлылыгының когнитив-тәртип күрсәткече буларак, «Видеоязмаларны» карасаң,  профессиядә аеруча уңышка ирешкән кешеләр унлыгының социаль челтәрләрдә билгеле бер профильдә  «Криминал», «Sci-Fi», «Mystery» жанрына караган видеолар. Һөнәри яктан әллә ни уңышка ирешмәгән кешеләр битендә  — «Гаилә», «Sci-Fi», «Анимация» жанры видеоязмалары,» — ди галим.

«Аудиоязмалар» шәхси профиль метрикасы анализы буенча, һөнәри яктан уңышка ирешмәгәннәр арасында иң популяр жанр — русча рэп (зур өстенлек белән алда бара). Профессиядә уңышка ирешүчеләрнең аудиоязмалары арасында 10 топ популяр жанр булып, чит ил һәм русча рок, альтернатив музыка тора.

Өстәвенә галимнәр «Кызыклы битләр» метрикасы буенча шулай ук кешеләрнең һөнәрдә уңышка ирешүе турында нәтиҗә ясарга мөмкин диләр: андыйларның битендә юмористик бергәлекләр саны азрак.

«Бүген без бүлеп чыгарган төрле күрсәткечләр (маркерлар, метриклар) социаль челтәрләрдә виртуаль эзләр нигезендә зуррак яки кимрәк күләмдә шәхеснең үз-үзен тотышын фаразлау мөмкинлеген бирә», — дип сөйләде П.Устин.

Социаль челтәрләрдәге шәхси профильнең төрле күрсәткечләрен анализлаганда эшләнгән һәм апробация үткән нейрочелтәр модульләренең прототиплары белем бирү һәм һөнәри эшчәнлектә шәхес активлыгын фаразлауның нейрочелтәр психометрик моделен алга таба өйрәтү өчен кулланылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә мондый дәрәҗәдәге тикшеренүләр элегрәк үткәрелмәгән.

Алынган нәтиҗәләр якын арада «Психология журналында» чыгачак «Когнитивно-поведенческая концепция и возможности ее реализации в жизненной активности студентов» мәкаләсендә бәян ителәчәк.

Автор: Галина Хәсәнова, КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов