КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр юнәлеше буенча студентларны кабул итү өлкәсендә Россиядә беренче

Соңгы елларда Казан федераль университеты «Халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлешенә студентларны кабул итү буенча Россиядә лидер булып тора. Бу хакта узган матбугат конференциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов сөйләде.

«Бүген нәкъ менә бу юнәлеш иң актуаль юнәлешләрнең берсе булып тора. Тарих, мәдәният, телне, теге яки бу илнең сәяси системасын бик яхшы дәрәҗәдә белгән студентларны әзерләү — Казан федераль университетының визит карточкасы», — диде Р. Хәйретдинов.

Ул ассызыклаганча, КФУ бөтен дөнья буенча зур халыкара оешмалар өчен кадрлар әзерли. «Бездә конкурс зур, әмма укырга керергә теләүчеләр саны кимеми, ә елдан — ел арта», — дип дәвам итте спикер.

Хәзерге вакытта КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында 41 ил вәкилләре белем ала, ә тулаем алганда, университетта 106 илдән студентлар укый, дип билгеләп үтте Р. Хәйретдинов.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы мөдире Валерий Летяев халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Россиянең тышкы сәяси һәм икътисади эшчәнлегендә төбәк компонентын алга этәрү» проектына кушылуын әйтте. «Сүз университетның Громыко исемендәге тышкы сәяси тикшеренүләр ассоциациясе эшчәнлегендә катнашуы турында бара. Узган елның декабрендә Ассоциациянең гомуми җыелышында Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Казан университетының бу юнәлештәге тырышлыгына югары бәя бирде», — диде ул.

Бу атнада Казан университетында халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгечләр әзерләүгә багышланган чаралар узачак.

Айдар ГАЛИМОВ әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.

Фото «Татар-информ».