КФУ иң шәп университетлар рейтингына керде

img-20150522152047-594Казан (Идел буе) федераль университеты 2016-2017 еллардагы 916 иң шәп дөнья университетының рейтингына эләкте. Бу рейтингны Quacquarelli Symonds (QS) Британия консалтинг компаниясе төзегән.

Казан университеты рейтингның бишенче йөзлегендә тора, ул 501нче урыннан алып 550нче урынга кадәрге урыннарны Дели, Нью-Йорк, Гранада, Бордо университетлары белән бүлешә. Шулай ук Казахстан, Лондонның Кингстоны, АКШның Миссури Технологик университетлары  да – исемлекнең шушы сызыгында.

Казан (Идел буе) университетыннан тыш, рейтингка тагын 21 Россия вузы эләккән. Иң шәп нәтиҗә – рейтингның 108нче урыны – М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.

Унлыкка шулай ук керделәр: Санкт-Петербург дәүләт университеты, Новосибирск дәүләт университеты, Бауман исемендәге Мәскәү Дәүләт Технология университеты (МГТУ), Мәскәү физик-техник университеты, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университеты (МГИМО), Томск дәүләт университеты, Томск политехник университеты, МИФИ һәм Югары икътисад мәктәбе.

Чыганак: ИА «Татар-информ»