КФУ Кече университет дәресләре БДИда ярдәм итә

Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамлаган Рамил Баһавиев БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйган. 

Ул рус теле, информатика һәм физиканы 100 баллга, ә математиканы 99 баллга тапшырган. Рамил 9-11 сыйныфта Казан федераль университетының Кече университетында йөри. Ул физика һәм математика лекцияләрендә була. Моннан тыш КФУның Кече университетында шөгыльләнүче һәркем БДИга әзерләнү курсларына да йөри ала. Укытучылары әйтүенчә, Рамил әзерлек курсларында рус теле буенча имтиханга ныклап әзерләнә.

Киләчәктә Рамил фән өлкәсендә эшләргә ниятли. Өстенлекне математика һәм физикага бирә.

Белешмә өчен. КФУ Кече университеты төрле фән өлкәсендә сәләтле өлкән сыйныф укучыларына мәктәп программасыннан тыш белемнәрен ныгытырга мөмкинлек бирә. Алар биредә үзләрен төрле фәнни-эзләнү, иҗади эшчәнлектә сыный алалар.

Кече университетта дәресләр кичке вакытта (15.40-20.00 сәгатьтә), төп уку урыныннан аерылмыйча, уку елы дәвамында КФУ аудиторияләрендә һәм лабораторияләрендә бара. Кече университетка керү кабул итү имтиханнарына карап була. Дәресләр программасына фәнни-гамәли тикшеренүләр, лекция-практика дәресләре, практикумнар, КФУ инфраструктурасын киң куллану мөмкинлеге булган тренинглар кергән. Дәресләрне КФУ мөгаллимнәре, аспирантлары һәм магистрлары алып бара.

Кече университет структурасында 9 факультет бар.