КФУ клиникасында барлык теләүчеләргә COVID-19га каршы вакцина ясыйлар

Бүген 3000 нән артык кеше иммунизацияләнгән.

«SARS-CoV-2» яңа коронавирус инфекциясеннән халык вакцинациясе ничек узуы турында Казан федераль университеты клиникасының эпидемиология бүлеге мөдире Татьяна Шляпченкова сөйләде.

«Бүгенгә «Гам-Ковид-Вак» («Спутник V») вакцинасының беренче компоненты белән 3056 кешегә  прививка ясалган, ике компонент — 2383 кешегә кадалган. Шунысын билгеләп үтәсем килә, бөтен кешегә дә вакцинация ясатырга мөмкин. Искәрмәне 18 яшькә кадәр булган затлар һәм йөкле хатын-кызлар гына тәшкил итә «, — дип хәбәр итте табиб.

КФУ Униклиникасында (Вишневский ур., 2а) әлегә COVID-19 белән авыручыларга вакцинация ясамыйлар, әмма тиздән аларның да прививка ясату мөмкинлеге булачак.

«Тиздән безгә «Вектор» вирусология һәм биотехнологияләр Дәүләт фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән «ЭпиВакКорона» синтетик пептид вакцинасы килергә тиеш. Бу вакцинаны без шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләргә дә кертәчәкбез «, — дип белдерде Т.Шляпченкова.

Татьяна Юрьевна әгәр кеше бераз авырып торса, прививка белән эшне кичектерергә кирәк, дип искәртте. Вакцина ясатырга  җыенучыларга алдан ук 233-30-00 телефоны буенча шалтыратып язылырга кирәк.

Вакцина ясатырга килгән кешеләрнең үзләре белән паспорты, мәҗбүри медицина иминияте полисы булырга тиеш. Прививка алдыннан анкета тутырырга һәм табиб-терапевт каравы кирәк булачак.

«Вакцинадан соң бераз температура, хәлсезлек булырга мөмкин. Әмма болар барысы да 2-3 көн эчендә уза. Башка өстәмә реакцияләр турында һичшиксез табибка  хәбәр итәргә кирәк, — дип кисәтте эпидемиология бүлеге мөдире. — Еш кына прививкага реакцияләр иммунизациядән соң һәр пациентка тапшырыла торган беләшмәлектә күрсәтелгән саклану чаралары үтәлмәсә барлыкка килә. Прививкадан соң өч көн эчендә юынырга, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый, физик йөкләнешне чикләргә кирәк «.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов