«КФУ Үлемсез полкы»на кушыл

Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү уңаеннан КФУда ел саен студентлар җиңү маршы үткәрелә. Әлеге чара кысаларында, «КФУ Үлемсез полкы» проекты була. 

КФУның яшьләр сәясәте департаменты фронтка киткән Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат җыя башлый. КФУ студентларын, укытучыларын һәм хезмәткәрләрен (әтисе, бабасы, бабасының атасы яки Бөек Ватан сугышында катнашкан башка туганнарын) искә алырга һәм «КФУ Үлемсез полкы»сафына басарга чакырабыз.

Катнашу өчен 2020 елның 6 апреленә кадәр bessmertnypolkkfu@gmail.com электрон адресына түбәндәге мәгълүматларны юлларга кирәк:

— КФУ студенты/ укытучысы/ хезмәткәренең исеме, фамилиясе һәм атасының исеме;

— Бөек Ватан сугышында катнашучының исеме (тулысынча) һәм аның статусы / вазыйфасы университетта (әгәр укыган/эшләгән), сугыш вакытында исеме (студент/хезмәткәр/укытучы / КФУга карамый);

— яхшы сыйфатта фотографиясе (JPG форматында яки теләсә кайсы башка график форматта, төркемләп төшкән фото кабул ителми).

Тулырак мәгълүмат алу өчен КФУның яшьләр сәясәте департаментына 89518967798 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.

Альберт ГАТАУЛЛИН. КФУ журналистик һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.