КФУ лицеисты Информатика буенча яшүсмерләр арасында Европа олимпиадасында алтын медаль алды

КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучысы Валерий Родионов 430 балл җыйган.

European Junior Olympiad in Informatics (EJOI) дистанцион форматта тәмамланды. Ярышта 27 илдән 15 яшькә кадәрге 136 укучы катнашты. Россиядә олимпиаданы Иннополис, Мәскәү һәм Чиләбе Университетында онлайн-прокторинг системасы буенча оештырдылар. Ә оештыру комитеты һәм олимпиаданың жюрисы Тбилисида (Грузия) урнашкан. EJOI дүртенче тапкыр узды.

Олимпиадада Әрмәнстан, Әзәрбәйҗан, Белоруссия, Бельгия, Болгария, Босния һәм Герцеговина, Хорватия, Кипр, Эстония, Франция, Грузия, Греция, Венгрия, Израиль, Казахстан, Латвия, Литва, Төньяк Македония, Польша, Румыния, Россия, Сербия, Словакия, Словения, Швеция, Төркия һәм Украинадан мәктәп укучылары катнашты. Һәр илне рәсми зачетта 4 укучы тәкъдим итте. Россия командасы составында Мәскәү, Чиләбе һәм Казан укучылары иде. Болар International Autumn Tournament in Informatics яки 2019 елда яки информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар һәм җиңүчеләр. Олимпиадага баллар буенча узган, әмма рәсми җыелмага эләкмәгән укучылар рәсми булмаган зачетта катнаштылар. Безнең ил данын анда Казан һәм Мәскәүдән өч катнашучы яклады.

Катнашучылар икешәр турда 4 әр сәгать олимпиада биремнәрен чиште. Һәр этапта иң күбе 100 балл белән бәяләнгән 3 мәсьәләгә җавап табарга кирәк иде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасында бер алтын һәм өч көмеш медаль. Гомумкоманда зачетында ил җыелмасы медальләр  һәм рәсми катнашучылар тарафыннан җыелган баллар суммасы буенча беренче урынны алды.

КФУ Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның  9А сыйныфы укучысы Валерий Родионов, 430 балл җыеп, икенче урын алды һәм алтын медальгә ия булды. 8А сыйныфы укучысы Ренат Кәримов 8 нче урынны алды. Мәктәп укучыларын олимпиадага югары квалификацияле информатика укытучысы, Татарстан Республикасының халык укытучысы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Сергей Михайлин әзерләгән.

Валерий Родионов үзенең югары нәтиҗәләренә бик шат. Ул үз алдына ике максат куя: әлеге олимпиадага Россия җыелма командасына эләгү һәм алтын медаль алу. Укучы аларга иреште.

«Мин беркайчан да үз-үземне камилләштерүдән туктамыйм. Әзерлегемнең ешлыгы, гадәттә, мөһим олимпиадалар алдыннан әллә ни үзгәрми. European Junior Olympiad in Informatics алдыннан узган елгы мәсьәләләрне чиштем. Мин лицейга бик рәхмәтлемен, биредәге педагоглардан башка бу нәтиҗәгә ирешмәс идем «, — ди Валерий Родионов.

Мәктәп укучысы әйтүенчә, олимпиада биремнәрендә бердәм тематика булмаган, алар шактый төрле булган.

«Барлык биремнәр дә үзенчә катлаулы һәм кызыклы иде. Иң гади бурыч fountain булып чыкты. Иң катлаулысы, минемчә, exam һәм game мәсьәләләре булды «, — ди җиңүче.

European Junior Olympiad in Informatics — 15 яшькә кадәр булган программистлар ярышы. Ул информатика буенча Халыкара олимпиада кагыйдәләре буенча уздырыла. Олимпиада үз эченә эшләп карау һәм ике төп турны ала. Алар вакытында укучыларга С++ яки Java телендә биремнәрне чишәргә кирәк. Катнашуга Европа Советы әгъза-илләренең командалары чакырулы. Һәр команданы ике җитәкче һәм дүрт мәктәп укучысы тәкъдим итә, алар илкүләм ярышлар нәтиҗәләре буенча сайлап алына. Информатика буенча юниорларның Европа олимпиадасы беренче тапкыр 2017 елда Болгария башкаласында узды. 2019 елда Россия гомумкоманда зачетында, Румыния программистларыннан гына калышып, икенче урынны алды. Словениядән алтын медальләрне Казаннан һәм Чиләбедән катнашучылар алып китте.

Автор: Алинә Минневәлиева, Иннополис Университеты матбугат хезмәте, фото:  Иннополис Университе матбугат хезмәте