Җиңүче проекты үзенчәлекле сюжеты, уникаль персонажлары, графиканың югары сыйфаты белән аерылып тора.
Бөтенроссия мобиль кушымталар эшләү конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. «Уен кушымтасы» номинациясендә 1 нче урынны КФУ СУНЦ IT-лицееның 11 нче сыйныф укучысы Александр Калашников алды.
Финал 14-15 июльдә онлайн-форматта узды. Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнде: «Социаль кушымта», «Уен кушымтасы» һәм «Программалаштыру». Үз проектларын «IT Samsung мәктәбе»нең 500дән артык чыгарылыш укучысы тәкъдим итте, әмма ике турдан соң финалга Россиянең 11 шәһәреннән мәктәп укучыларының иң яхшы 18 проекты чыкты.
Финалистлар берничә этаптан торган җитди сайлап алу узды. IT-компаниянең өстәмә белем бирү программасы бер ел дәвам итте, аның дәвамында укучылар Java программалаштыру телен өйрәнделәр һәм Android платформасы өчен кушымталар булдырырга өйрәнделәр. Ел ахырында, программаның биш модуле буенча тестлар тапшырудан тыш, укучылар үз проектларын — әзер мобиль кушымтаны якларга тиеш иде. Проектларның идеяләрен балалар мөстәкыйль билгеләгән.
«Александр проектны булдыру өчен зур тырышлык куйды, буш вакытының күпчелеген аны гамәлгә ашыруга багышлады. Без иң яхшы берничә проектны сайлап алдык һәм финалга чыгару өчен җибәрдек. Компания хезмәткәрләре һәм IT-мәктәп программасы җитәкчеләре бөтен Россиядән 18 иң яхшы проект арасына эләккән Сашаның проектын сайлады. Бу нәтиҗә безнең мобиль эшләнмәләр лабораториясе өчен зур җиңү булды», — дип сөйли СУНЦ IT-лицееның укыту эшләре буенча директор урынбасары Вадим Гуськов.
Конкурс финалистларының кушымталары түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: идеянең актуальлеге һәм яңалыгы, функциональлеге, техник яктан тормышка ашырылуы, куллану һәм дизайн. Александр Калашников мetroid һәм souls-like жанрларында Taino no senshi исемле уен тәкъдим итте.
«Минем проектның идеясе — классик приставкалар рухында инди-уен булдыру, ул үзенең уникаль сюжетына һәм дизайнына ия булачак. Кушымтаны булдыру өчен мин зур юл уздым: Java программалаштыру телен өйрәндем, LibGDX фреймворкы белән эшләргә өйрәндем, уен сюжетын яздым, уен дөньясы һәм персонажлары ясадым», — дип уртаклашты А.Калашников.
Җиңүче проекты үзенчәлекле сюжеты, уникаль персонажлары, графиканың югары сыйфаты белән аерылып тора.
«Кушымтаны булдыруга минем ике айдан бераз артык вакыт китте. Финалга чыккач, җитәкчем Вадим Сергеевич белән проектны эшләп бетерү һәм чыгыш ясау өчен якынча бер атна вакыт китте. Кайвакыт миңа продуктны ахыргы нәтиҗәгә җиткерү өчен төнлә йокламаска туры килде. Мин ел дәвамында IT-мәктәптә алган белем һәм үз проектымны булдырганда ия булган тәҗрибәгә бик шат», — ди Александр.
«Samsung IT-мәктәбе иң көчлеләрне сайлый» конкурсы җиденче тапкыр узды. Проектларны яклау «онлайн» режимында узды, шуның нәтиҗәсендә 1000 нән артык тамашачы YouTube та видеотрансляция карый һәм «Тамашачылар сайлавы» махсус номинациясендә ошаган проект өчен тавыш бирә алды.
Автор: Ләйлә Яһүдинә