КФУ Лицейлары Россиянең иң яхшы техник профильле 50 мәктәбе арасына керде

Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей 33 нче позициядә, IT-лицей — 47 нче урында.

Россиянең техник профильле мәктәпләренең беренче рейтингы басылып чыкты. Анда иң яхшы уку йортлары чагылыш тапкан, аларны тәмамлаучылар табигый-математик һәм инженер-техник белгечлекләргә алдынгы вузларга укырга уңышлы керә.

Рейтинг бөтен ил масштабларында булачак инженерлык кадрларын әзерләүгә иң зур өлеш кертә торган мәктәпләрнең исемлеген билгели. Ул 200 позициядән тора. Топ-50 рейтингта Казан федераль университеты лицейлары да күрсәтелгән.

Рейтинг әзерлекнең 29 табигый-математик һәм инженер-техник юнәлеше буенча илнең 37 әйдәп баручы югары уку йортына абитуриентлар кабул итү статистикасына нигезләнгән. Исәп-хисап вакытында 2020 елның якынча 60 мең чыгарылыш сыйныф укучысы һәм Россиянең 10 меңнән артык мәктәбе турында мәгълүмат кулланылган.

Рейтингтагы хәлгә түбәндәгеләр йогынты ясый: һөнәри белгечлекләргә укырга кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны, югары уку йортлары дәрәҗәсе, шулай ук абитуриентны (гомуми конкурс буенча бюджет нигезендә, түләүле нигездә, максатчан кабул итү кысаларында яисә олимпиадалар нәтиҗәләре буенча кереш сынаулардан башка) укырга кабул итү өчен нигез.

Урта гомуми белем бирү учреждениеләрен сайлап алуны Андрей Мельниченко фонды ярдәмендә RAEX агентлыгы үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, быел IT-лицейны һәм Н.И.Лобачевский исемендәге Лицейны 176 кеше тәмамлый. Планда чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ тапшыру һәм илебезнең абруйлы югары уку йортларына керүләре. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа абитуриентлар арасында олимпиадаларда җиңүчеләр аз түгел, бу аларга югары уку йортларына өстенлекле укырга керү хокукы бирә.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов, Максим Зарецкий