КФУ Лобачевский исемендәге лицей укучысы информатика буенча Халыкара олимпиада катнашучысы

12-19 нче август көннәрендә Казанда мәктәп укучыларының информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадасы үтәчәк. Анда 89 илдән 300дән артык мәктәп укучысы катнашыр дип көтелә. Россияне 4 кешедән торган 2 команда тәкъдим итәчәк. Россия командасы составында КФУ Лобачевский исемендәге лицей укучысы Әсхәт Сәхәбиев та бар.

Беренче россия командасына Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе укучылары керсә, икенче команда — Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре һәм Татарстан укучыларыннан тупланган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, Лобачевский исемендәге лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Әсхәт олимпиадада катнашу хокукын Тверь өлкәсе «Компьютерия» Бөтенрәсәй мәгълүмати технологияләр лагере базасында үткән  җәйге сайлап алу сборларында булып алган.

Олимпиаданың барлык турлары да Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында үтәчәк. Моннан тыш халыкара олимпиада кысаларында Казанга халыкара фәнни һәм техник комитет әгъзалары һәм төрле илләрдән кунаклар килүе дә көтелә. Командаларны Татарстаннан 200дән артык волонтер озатып йөриячәк. Катнашучылар, кунакларны бай мәдәни программа көтә. Казан университеты белән танышу да каралган.