КФУ һәм «Русфонд» уртак лабораториясендә COVID-19 га 5 меңнән артык тест үткәрелгән

Сөяк миенең потенциаль донорларын типлаштырганда кулланыла торган медицина техникасы коронавируска анализлар үткәрү өчен файдаланылган.

Пандемия башыннан,  Казан федераль университеты тарафыннан «Русфонд» белән берлектә төзелгән сөяк миенең потенциаль донорларын беренчел типлаштыру буенча фәнни лаборатория өлешчә КФУ клиникасы пациентларын һәм табибларын коронавируска диагностикалау өчен файдаланылган. Апрельдән июньгә кадәр анда 5 меңнән артык тест үткәргәннәр.

Клиника көн саен инфаркт, инсульт, тромбоз белән авыручыларны кабул итә. Бу авыруларны коронавирус инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин. КФУ клиникасы белгечләре, алга таба аларны профильле учреждениеләргә җибәрү өчен, барлык пациентларны да яңа инфекциягә тикшергәннәр. Әгәр медицина учреждениесендә булган пациентта COVID-19 ачыкласалар, аның белән элемтәгә кергән барлык табиблар артыннан мәҗбүри контроль урнаштырылган.

«Безнең «Русфонд» белән уртак фәнни лаборатория университет клиникасының бер бинасында, ике ПЦР-лаборатория янында урнашкан. Карантин сәбәпле потенциаль донорларны тикшерү анда вакытлыча үткәрелмәгән. «Русфонд» тестлар үткәрергә ризалык бирде, һәм бу бик яхшы», — диде биомедицина юнәлеше буенча проректор, КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов.

Тест үтүдә ике команда катнашты: КФУның Университет клиникасыннан табиблар төркеме һәм Казан университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты хезмәткәрләре. Сөяк миенең потенциаль донорларын типлаштырганда кулланыла торган медицина техникасы, мәсәлән,  амплификаторлар җәлеп ителгән.

«Без ресурсларны берләштердек: «Русфонд» фәнни лабораториясе җиһазларына үз өлешебезне өстәдек һәм кирәкле реагентлар сатып алдык. Бу алты сәгать сменада 180 үрнәкне эшкәртергә мөмкинлек бирде. Коронавируслы авыруларны ачыклау буенча үз вакытында һәм төгәл гамәлләр кылу һәм аларны профильле стационарларга дәвалауга җибәрү безгә күп санлы кешеләрне коткарып калырга мөмкинлек бирде», — дип сөйләде КФУ клиникасы баш табибының дәвалау эше буенча беренче урынбасары Раушания Гайфуллина.

КФУ пандемия чорында  COVID-19 га анализлар үткәрү өчен билгеләнгән үз хастаханә лабораториясен яңадан җиһазландырды һәм әзерләде.

«Уңай нәтиҗәле тестлар республика Роспотребнадзоры тарафыннан кабат тикшерелде. Фонд лабораториясе куәтләрен кулланып эшләү чорында барлыгы 5 меңнән артык кеше тест үтте», — диде Р.Гайфуллина.

Бүген КФУ клиникасында теләге булган һәркем COVID-19 га анализ бирә ала. Моның өчен 233-30-22 телефоны буенча шалтыратыратып, анализ тапшыруга язылырга кирәк. Үзең белән Россия паспорты һәм ММИ полисы булырга тиеш. Битлек һәм перчаткалар булу мәҗбүри.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов