КФУ магистры Собчак исемендәге стипендиягә ия булды

Ул 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 августына кадәр ай саен 5 мең сум күләмендә түләнә.

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә, Казан федераль университеты Юридик факультетының 2 нче курс магистранты Кирилл Нагорнов 2021/22 уку елында А.А. Собчак исемендәге стипендиягә ия булды.

А.А. Собчак исемендәге стипендия «Юриспруденция» белгечлекләре яисә әзерлек юнәлешләре буенча көндезге бүлекнең югары белем бирү программалары буенча федераль бюджет акчалары исәбеннән белем алучы студентларга бирелә.

«Бу «унлыкка» керү бик күңелле һәм абруйлы булуын әйтми булдыра алмыйм. Бу нәтиҗәгә ирешү өчен, Казан университеты магистратурасында уку елы буена (нәкъ менә әлеге вакыт конкурс комиссиясе тарафыннан исәпкә алына) минем фәнни җитәкчем профессор Мария Талан белән берлектә актив һәм нәтиҗәле фәнни эш башкарылды. Мәсәлән, 2020-2021 уку елында Россия һәм чит ил фәнни җыентыкларында һәм басмаларында 14тән артык фәнни эш бастырылды; шулай ук без әзерләгән эшләр фән һәм мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм конкурсларда (мәсәлән, «Лучший молодой ученый СНГ 2021»  медале (Нур-Солтан, 2021 елның 20-21 апрелендә) һәм башкалар) төрле бүләкләүләргә лаек булды», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Кирилл Нагорнов.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Д.С. Лихачев һәм А.А. Собчак исемендәге стипендияләр турында» карары нигезендә конкурста түбәндәге критерийларны канәгатьләндергән студентлар катнаша ала: арадаш аттестацияләр нәтиҗәләре буенча стипендияләр билгеләнгәнче ел дәвамында алынган «бик яхшы» билгесенең  булуы; юриспруденция өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә актив катнашу.

Шулай ук студентның фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре өчен бүләк (приз) алу; фәнни-тикшеренү эшен башкаруга грант алу; фәнни (укыту-фәнни, укыту-методик) халыкара, бөтенроссия, ведомство яисә рецензияләнә торган фәнни басмада язмалары булу; фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләрен ачык тәкъдим итү; студентны халыкара яки бөтенроссия олимпиадасында җиңүче итеп тану, шулай ук юриспруденция өлкәсендә башка конкурс чарасында катнашу кебек критерийларга туры килгән нәтиҗәләргә ирешүе исәпкә алынды.

2021/22 уку елына Собчак исемендәге стипендия 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 августына кадәр ай саен 5 мең сум күләмендә билгеләнә. А.А. Собчак стипендиясе — белемнәрне тирәнәйтү мотивациясе һәм юриспруденция өлкәсендә иң яхшысы булырга омтылу, ә перспективада һөнәри бергәлектә иң яхшысы булу өчен зур этәргеч. Стипендиянең 10 лауреаты арасына хокук белеме бирү өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә өлеш кертүче Россия югары белем бирү мәгариф оешмалары укучыларының эләгү мөмкинлеге бар.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото К.Нагорновның шәхси архивыннан