КФУ проректоры Россия һәм Төркия югары уку йортлары ректорлары форумында катнаша

Чара Россия-Төркия арасында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү һәм киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Санкт-Петербургта V Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумы уза (РТҖФ). Аның кысаларында ике ил югары уку йортлары ректорларының икенче форумы старт алды. Әлеге чарада Казан федераль университетыннан тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов катнаша.

Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумы Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы арасында югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек сызыгы буенча гамәлгә ашырыла.

Югары уку йортлары ректорларының икенче форумы Россия-Төркия арасында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү һәм киңәйтүгә юнәлдерелгән. Форумда катнашу ике ил вузларына хезмәттәшлек турында килешүгә имза кую, хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре, шул исәптән студентлар һәм укытучыларның академик мобильлеген бергә үстерү, уртак белем бирү программаларын һәм фәнни проектларны тормышка ашыру, вузара хезмәттәшлек форматлары һәм методларын тикшерү мөмкинлеге бирәчәк.

Белешмә өчен. РТҖФ 2013 елдан бирле үткәрелә һәм үз мәйданчыгында академик һәм эшлекле даирәләр, хөкүмәтнеке булмаган, туристик, спорт һәм дини оешмалар вәкилләрен, сәнгать һәм музей эше эшлеклеләрен берләштерә.

Альберт ГАТАУЛЛИН. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.