Россия вузлары арасында ул 3-5 урында.
QS World University Rankings by Subject 2020 предмет рейтингларының киңәйтелгән җыелмасы буенча нәтиҗәләр басылып чыкты. Казан федераль университеты «Нефть-газ эше (инженерия)» (Subject Engineering — Petroleum) рейтингы буенча дөньяның иң яхшы йөз югары уку йорты арасында.
«Нефть-газ эше (инженерия)», «Геология» һәм «Геофизика» дисциплиналары QS предмет рейтингларына беренче тапкыр кертелде. Югары уку йортларын бәяләү дүрт критерий буенча башкарылды: «Академик репутация», «Эш бирүчеләр арасында репутация», «Цитаталаштыру» һәм «Хирш индексы».
«Нефть-газ эше (инженерия)» предмет рейтингында дөньяның 76 университеты тәкъдим ителгән, алар арасында 5се — Россия югары уку йортлары: ТПУ — 26 урын, МДУ — 42 урын, ә СПбДУ, НГУ һәм КФУ — 51-75 диапазонында. Казан федераль университеты 60,8 балл җыйган. КФУның иң яхшы нәтиҗәләре «Цитаталаштыру» (65,5) һәм «Эш бирүчеләр арасында репутация» (64,9) критерийлары буенча. «Геология» һәм «Геофизика» фән рейтингларында Россия югары уку йортлары тәкъдим ителмәгән.
«Минемчә, QS компаниясе «Нефть-газ эше» рейтингын кертеп, дөрес эшләде, чөнки бу өлкәдә яхшы югары уку йортлары, студентлар һәм абитуриентлар күп. Бик күп студентлар Латин Америкасында, гарәп илләрендә, Кытайда, Африкада, Россиядә һәм Төньяк Америкада нефть-газ профиле белгечлекләре буенча белем ала. Уку өчен иң яхшы югары уку йортларын сайлаганда бу ил вәкилләре рейтингка мөрәҗәгать итәчәк, — дип үз фикерен белдерде фәнни эшчәнлек буенча проректор, КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры Данис Нургалиев.
Шулай ук Данис Карлович рейтингта, нигездә, КФУга караганда нефть-газ профильле белгечләрне күбрәк әзерләп чыгаручы югары уку йортлары тәкъдим ителгән, дип хәбәр итте.
«Безнең чыгарылыш студентлары бик күп түгел, әмма без киң халыкара хезмәттәшлекне гамәлгә ашырабыз — югары уку йортлары һәм дөнья компанияләре белән кооперациядә фәнни тикшеренүләр үткәрәбез. Һәм бу безнең нәтиҗәләргә йогынты ясады «, — диде проректор.
Ул шулай ук Казан федераль университеты ике дипломлы «Petroleum Engineering» (нефть-газ инженериясе) яңа магистерлык программасына зур өметләр баглый дип билгеләп үтте. Аны British Petroleum һәм «Роснефть» компанияләре финанс ярдәмендә, Лондонның Импер көллияте белән берлектә геология һәм нефть-газ технологияләре институты гамәлгә ашыра.
«Дөньяның иң яхшы йөз югары уку йорты арасында булуыбызга бик шатмын, һәм хәзер иң мөһиме — анда калырга. Без тагын да күбрәк эшләячәкбез. Бөтен дөньяда танылу өчен безгә тагын да күбрәк яхшы мәкаләләр бастырып чыгарырга кирәк. Рейтингларда академик һәм эш бирүче ягыннан танылу да бик мөһим «, — диде йомгаклау сүзендә Данис Нургалиев.
Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов