КФУ сайты татарча да эшли башлады!

Кереп карадыгызмы әле? Яңа уку елында Казан (Идел буе) федераль университеты сайтының татар телендәге версиясе эшли башлады.
Анда университет, кафедралар, юнәлешләр һәм бүлекләр турында гомуми мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Шулай ук университет кампусы, студентлар тормышы, спорт һәм мәдәният турында мәгълүмат урнаштырылган.
Шунысын да искәртик: татар версиясеннән аермалы буларак, сайтның инглиз телендәге версиясе русчасы белән бер үк вакытта диярлек эшли башлады. Соңрак, Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсүенә бәйле рәвештә, сайтның кытай телендәге версиясе дә ачылды.
КФУ сайтының татар версиясенә рәхим итегез!