Казан федераль университетының Мәгариф һәм психология институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы мәркәзебезнең күпчелек алдынгы мәктәпләре, гимназия, лицейлары белән шактый тыгыз элемтәдә, һәрчак бәйләнештә, хезмәттәшлектә эшли.
Казан шәһәре Совет районының “180-нче күппрофильле полилингваль гимназиясе”нең җитәкчелеге һәм укытучылары белән без һәрчак элемтәдә һәм бердәмлектә. Гимназия базасында безнең студентлар практика үтәләр. Студентлар әлеге гимназиягә гаять зур теләк белән йөриләр, алдынгы рәттәге укытучылардан педагогик осталык нигезләрен өйрәнәләр.
Гимназия концепциясе чит телләрне тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Беренче чиратта, бу – инглиз теле. Моннан тыш, француз, испан, алман телләрен өйрәтү буенча түгәрәкләр бар. 5 нче сыйныфтан тел юнәлешле сыйныфларда төп укыту программасына мәҗбүри рәвештә икенче чит тел — кытай теле кертелә. Көнчыгыш телләрдән гарәп һәм төрек телләре факультатив рәвешендә укытыла. Бүгенге көндә бу телләрне өйрәтүче зур белгечләр бар, шулай да, күнекмәләрне тагын да ныгыту өчен, бу телләрдә сөйләшүче белгечләр дә мәктәптә эшли башлады.
Әйтергә кирәк, мәктәптә инклюзив белем бирү буенча барлык уңайлыклар тудырылган. Мәктәп сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен җайланмалар белән җиһазланган. Гардероб, санитар уңайлыклар, спорт залы, бассейн, актлар залы да шулай җайлаштырылган. Мәктәп проекты буенча, барлык шартлар тудырылган.
Мәктәпнең дизайны да шактый үзенчәлекле. Диварларында – төрле милләт галимнәренең гыйбарәләре, татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре эленгән. Стенадагы математика формулалары исә укучыларга һәрвакыт кагыйдәләрне өйрәнергә кирәклеген искәртеп тора.
180-нче күппрофильле полилингваль гимназия базасында үзләренең практикаларын үтүче студентларыбыз әлеге мәктәп белән булган мөнәсәбәтләрдән һәм безнең тарафыбыздан алар өчен оештырылган практикадан зур белемнәр тупларлар һәм нәтиҗәле эшләр башкарырлар дип ышанып калабыз!