Эш өчен Казан университеты тарихы музеенда сакланган 1970-1980 еллар газеталарының якынча 20 чыгарылышы сайлап алынган.
Катнашучылар дистанцион форматта «Кар десанты» эзләү отрядының 1970-1980 елларда чыккан уникаль стенгазеталарына расшифровка ясаячак. Әлеге программаның төп максаты — Казан федераль университеты студентларын волонтерлар сыйфатында җәлеп итеп, стена газеталары материалларын киң җәмәгатьчелек өчен ачык итү. Бу эшнең башлануы турында узган атнада игълан иттеләр. Аны җәй ахырына тәмамларга планлаштыралар. Теләүчеләр анкета тутырып хәзер үк эшкә кушылырга мөмкин.
Анкетаны алганнан соң Казан университеты тарихы музее хезмәткәрләре проектта катнашучыларга электрон почта аша газеталарның фрагментларын җибәрәчәкләр. Алардагы текстларны компьютерда җыярга һәм тавышландырырга кирәк булачак.
«Бу эш Бөек Ватан сугышы елларында Казан университеты тарихына багышланган зур онлайн-күргәзмәнең, шулай ук студентлар эзләү отрядлары эше ярдәмендә университетта сакланган хәтер-истәлекнең бер өлеше булачак. Ниятебезнең җәй ахырына кадәр тормышка ашуын бик теләр идек, — диде Казан университеты тарихы музее директоры Светлана Фролова.
Эш өчен Казан университеты тарихы музеенда сакланган 1970-1980 еллар газеталарының якынча 20 чыгарылышы сайлап алынган. Шунысын да әйтергә кирәк, стена газеталары үз масштаблары белән аерылып тора: кайберләренең озынлыгы 7 метрга җитә. Әлеге эштә катнашып, XX гасыр студентлары тормышындагы кызыклы тарихлар, фронт хатлары, поход хикәяләре белән танышырга, шулай ук илһам өчен яңа идеяләр һәм сюжетлар алырга мөмкин.
Светлана Фролова әйтүенчә, проектта катнашучылар дипломнар белән бүләкләнәчәк.
«Укытучылар үзләре дә бу эшкә кушылсалар, шәп булыр иде. Киләчәктә бу эшчәнлекне студентлар инде курс яки диплом эше рәвешендә дәвам итәргә һәм рәсмиләштерергә мөмкин», — дип ассызыклады музей директоры.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда Казан университетының «Кар десанты» эзләү отряды оешуына 32 ел була. Ул 1968 елда географик факультет базасында барлыкка килгән. Бу дистанцион эш эзләү отрядының туган көненә махсус бүләк тә булачак.
Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: Александр Кузнецов