КФУ студентлары — Шәриф Камал исемендәге премия ияләре

Аларга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Казан федераль университеты студентлары Шәриф Камал исемендәге премия җиңүчеләре дип танылды. Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 2 нче курсында укучы Азат Якупов «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә иң яхшысы булды. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 нче курс студенты Алина Хәбибуллина «Проза» номинациясендә җиңде.

Азат Якупов конкурс барышында Шәриф Камалның «Курай тавышы» әсәрен рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән.

«Бу әсәрне укып чыккач, мин премиядә катнашырга булдым. Миңа татар әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итү процессы кызыклы булды. Тәрҗемә итү белән мин 9 сыйныфта кызыксына башладым. Нәкъ менә шул вакытта Айдар Шәйхин (КФУның 2 нче курс магистранты — ред. искәрмәсе) җитәкчелегендәге командада «Гарри Поттер и философский камень» әсәрен татар теленә тәрҗемә итүдә катнаштым. Бу минем тәрҗемә өлкәсендә беренче тәҗрибәм булды», — ди Азат Якупов.

Халыкара мөнәсәбәтләр институтында студент телләрне өйрәнә, моның белән параллель рәвештә тәрҗемә эшчәнлегенә өйрәнә. Моңа кадәр Азат КФУда II Халыкара лингвистика форумында катнашты, аның кысаларында тәрҗемә конкурсы оештырылды, шулай ук КФУда үткән «Татар әдәбияты русча» семинарында катнашты.

«Казан университетында мин фәнни белемнәр алам, аларны тәрҗемә иткәндә практикада кулланам. Мин укытучыларыма рәхмәт белдерәм. Алар укыган вакытта тәрҗемәгә аерым игътибар бирәләр «, — ди студент.

Премия җиңүчесе фикеренчә, әсәрне тәрҗемә иткәндә үз кыенлыклары да булган. «Курай тавышы» — романтик әсәр, анда акцент психологизмга ясалган.

«Ике телгә тәрҗемә иткәндә кайбер сүзләргә эквивалентлар сайлап алу мөмкин түгел иде. Шуңа күрә миңа күп санлы чагыштырулар һәм искәрмәләр бирергә туры килде. Әлбәттә, тәрҗемәгә бирелмәгән сүзләр дә булды. Шулай ук исемнәрне тәрҗемә иткәндә сораулар барлыкка килде, аларны мин гарәп исемнәре орфографиясе сакланган транслитерация ярдәмендә бирергә булдым», — ди студент.

Азат өчен җиңү көтелмәгән булды. Аңа 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм премия иганәчеләреннән бүләкләр тапшырдылар.

«Киләчәктә телне камилләштерү, фәлсәфә, тарих, дин буенча тирән белем алу максатын куям, чөнки тәрҗемәче өчен төрле өлкәләрдә эксперт булу мөһим», — дип йомгаклый Азат.

Алинә Хәбибуллина бу премия турында 2020 елның декабрендә ишеткән һәм катнашу өчен хикәя язган.

«Мондый конкурслар ярдәмендә мин әдәбият өлкәсендә үсә, язучылардан бәя ишетә, алга таба эшләү өчен стимул, тәҗрибә белән уртаклаша, үзем өчен яңа яшь авторлар ача алам. Хикәяне язганда мин, Ш.Камал кебек үк, ниндидер яңа әйбер кертергә тырыштым, психологизмга аеруча игътибар иттем», — дип сөйләде студент кыз.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә катнашучыларның эшләрен КФУ вәкилләреннән торган жюри  бәяләде.

«Без халыкара мөнәсәбәтләр институтының зур командасы — төрле телләр буенча белгечләр белән эшләдек. Татар әсәрләренең рус, төрек, француз, немец, инглиз телләренә тәрҗемәләрен тикшерү белән бәйле рәвештә, безнең төп максат — белгечләрнең туган теле татар теле булу шарт иде. Экспертлар бәя куйдылар. Бәяләгәндә тел үзенчәлекләре дә, тәрҗемә дә исәпкә алынган, — дип билгеләп үттеХалыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: vk.com/tatbookhouse