КФУ студентларын «Президент академиясенең җәйге кампусында» катнашырга чакыралар

Казан федераль университеты студентларын «Президент академиясенең җәйге кампусы» халыкара мәгариф форумында катнашырга чакыралар. Форум 2012 елдан РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (алга таба – РАНХиГС) тарафыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Кампусның максаты-студентларның шәхси үсеше, белемнәрне гамәли куллану, заманча икътисади һәм социаль киңлек шартларында катлаулы мәсьәләләрне хәл итү.

Быел форум 11 июльдән 24 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Анда 220 студент, шул исәптән ТРдан 80 югары уку йортлары студенты катнашачак. Әлеге кампуста төп темалар: New Realities of Human and Personal Interactions: Ideas. Values. Knowledge, эш теле – английский.

Форумның белем бирү программасы кысаларында тренинглар һәм мастер-класслар узачак. Лекторлар сыйфатында федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, әйдәп баручы уку йортлары укытучылары һәм экспертлары, зур корпорацияләр белгечләре чыгыш ясаячак.

ТР делегациясен формалаштыру өчен “ТР Иҗат яшьләре академиясе” кампусның республика этабын уздыра. Кандидатларны сайлап алу  өч этаптан тора: I этап – анкета тутыру, II этап – гомуми эрудицияле булу, сәясәт, икътисад, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә махсус дисциплиналарны, шулай ук инглиз телен белү. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе форумның республика этабында катнашу өчен кандидатлар исемлеген формалаштыра. III этап РАНХиГС вәкилләре катнашында дистанцион сайлап алу процедураларыннан гыйбарәт.

Заявка кампаниясе 1 майга кадәр дәвам итәчәк.

Барлык сораулар буенча кампусның республика этабы өлкән администраторы Анастасия Михайлюкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел. +7 (962) 473-10-03.

Чыганак: https://media.kpfu.ru/news/studenty-kfu-priglashayutsya-k-uchastiyu-letnem-kampuse-prezidentskoy-akademii

Лилия ТУКТАРОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм гаммәви коммуникацияләр югары мәктәбе магистры.