КФУ аспиранты «Ел укытучысы» конкурсы җиңүчесе

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты аспиранты «Казан шәһәренең ел укытучысы-2020 » конкурсында җиңүче дип табылды. Шәһәрнең иң яхшы педагогларына бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

Бүген Казан ратушасында шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Анна Ихсанова-4нче гимназия-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучысы, КФУ аспиранты. Конкурста катнашу турында сөйләгәндә, ул җиңү көтелмәгән хәл булды, дип сөйләде.

«Конкурста һөнәри осталык, эрудицияле булу, педагогик эштә юнәлеш алган алым бәяләнде. Җиңү турында белгәч, мин бик гаҗәпләндем. Казан университетына биргән белемнәре өчен бик рәхмәтле. Конкурс дәвамында минем өчен хезмәттәшләрем җан атты, моның өчен аларга зур рәхмәт», — дигән А.Ихсанова.

«Ел укытучысы» конкурсының республика этабында нәкъ менә ул Казан данын яклаячак. Аның педагогик стажы биш ел. Конкурс барлыгы тугыз номинация буенча үткәрелде.

Белешмә өчен:

Елдан-ел конкурста катнашучылар саны арта.  500гә якын укытучы заявка биргән, район сынаулары нәтиҗәләре буенча шәһәр этабына шәһәрнең 72 белем бирү оешмасыннан 78 педагог узган. Конкурсантларның уртача яше — 42, иң өлкән катнашучыга – 73, иң яшь катнашучыга 21 яшь.

Быел «Казан шәһәренең Ел укытучысы-2020 » һөнәри осталык конкурсы 30 нчы тапкыр узды. Конкурсның максаты-җәмгыятьтә педагог статусын, укытучының һөнәри үсешен һәм аның социаль активлыгын арттыру.

Альберт ГАТАУЛЛИН әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: kzn.ru