КФУ студенты — химия буенча Халыкара олимпиада җиңүчесе

Күптән түгел генә КФУ Химия институтына кабул ителгән Булат Курамшин, Химия буенча 48 нче халыкара олимпиадада алтын медаль яулады.

Әлеге ярышлар 24-31 июль көннәрендә Тблиси шәһәрендә үттеләр. Анда 73 ил командасы катнашты. Рәсәй командасында 4 кеше иде. Алар арасында — Мәскәү, Санкт-Петербург һәм, әлбәттә, Казаннан да катнашучылар бар иде.

«Әлеге чара дөньяның яшь химиклары өчен мөһим ярыш булып тора һәм олимпиадада җиңү — бик зур уңыш. Бездә укучылар мондый ярышларда беренче тапкыр гына уңышларга ирешми. Мәсәлән, 2 ел элек безгә Химия буенча халыкара олимпиаданың көмеш медалисты Михаил Ягофаров укырга кергән иде, ә хәзер Булат Курамшинга алтын медаль алуга иреште…», — диде Химия институтының өлкән фәнни хезмәткәре Игорь Седов 

Булатка килгәндә, Химия буенча халыкара олимпиадада җиңү аның өчен очраклык түгел, киресенчә, эзлекле вакыйга. Чөнки ул 3 тапкыр химия буенча Бөтенәсәй олимпиадасы җиңүчесе, физика буенча Бөтенрәсәй олимпиадасы катнашучысы.

«Булат бездә тәрбияләнде: ярышларга ул мәктәптә генә түгел, ә университетта да әзерләнде. Без аны 9 нчы сыйныфтан бирле беләбез», — дип шәрехләде Игорь Седов.

Булат Курамшин сүзләренчә, аны мәктәптән соң Казан университетына керергәме, кермәскәме дигән шик-шөбһә булмаган.

«Илебезнең күп кенә вузларында булып минем үзенең җиһазланышы, перспективлыгы белән тәэсир иткән вузны сайлау мөмкинлегем булды. Башка вузларны КФУ белән чагыштырып мин КФУны сайладым», — диде ул.