КФУ студенты — «Иделем акчарлагы» конкурсының Гран-при иясе

Казан университетының тагын 8 студенты төрле номинацияләрдә җиңүче һәм призер булды.

Казанда яшь татар язучыларының “Иделем акчарлагы-2020″ ХХ тапкыр үткән республика конкурсына йомгак ясадылар. «Шигърият» һәм «проза» номинациясендә Гран-при иясе — Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студенты Алинә Хәбибуллина.

Проза һәм шигърияттә беренче адымнарын ул алтынчы сыйныфта укыганда ясый. Алинә бу конкурста икенче тапкыр катнаша. Аның төп максаты фикердәшләр белән аралашу, әдәби өлкәдә эшләү, үз иҗаты өчен тәҗрибә һәм илһам алу иде.

«Минем өчен җиңү көтелмәгән булды. Конкурс вакытында жюри вәкилләре белән очрашу булды, анда безнең әсәрләрне анализладылар. Минем шигырьләрем һәм хикәяләрем югары бәя алды. Шуңа да карамастан, мин Гран-при иясе булачагымны күз алдына да китермәгән идем. Минем өчен укытучылар һәм остазлардан шундый югары бәя алу бәяләп бетергесез», — диде Алинә Хәбибуллина.

Студентка яшьләр темасы якынрак. Үз әсәрләрендә ул барыннан да бигрәк бәхет, мәхәббәт һәм дуслык турында уйлана. Бәйгедә җиңү Алинәне илһамландыра. Бу үргә ирешү студент кызда яңа максат тууга ярдәм иткән: хәзер ул татар әдәбиятын тирәнтен өйрәнергә, яңа әсәрләр язарга тели.

КФУның тагын 8 студенты конкурс җиңүчеләре һәм призерлары булды. «Шигърият» номинациясендә I урын — Энҗе Хөсәенова (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, магистратура, 2 курс), II урын — Эльвина Миңнуллина (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, 5 курс) һәм Лилия Низамова (Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, 2 курс), кызыксындыру бүләге — Алсу Сәлахова (аспирантура, 1 курс). «Балалар әдәбияты» номинациясендә Зәлидә Фәттахова (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, 1 курс) III урынны алды.

«Проза» номинациясендә Зәринә Хуҗина (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе, 3 курс) 3 урын алып призер булды. Сиринә Габделхакова һәм Альбина Салаватуллина (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г.Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе, 3 курс) кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар.

Быел конкурсны оештыручылар 104 гариза —  438 әсәр кабул итеп алган. Өченче турда, финалда, Татарстан Республикасының 17 районыннан, Башкортостан Республикасыннан һәм Киров өлкәсеннән 43 кеше катнашты. Финал этабы яшь язучылар өчен иҗади мәктәп булып тора. Дүрт көн дәвамында алар жюри вәкилләре — Татарстан Республикасының танылган язучыларның, атказанган эшлеклеләрнең остаханәләрендә булдылар, яшьләр оешмалары вәкилләре белән очраштылар. Өченче этапта катнашучыларның әсәрләре «Иделем акчарлагы» җыентыгында басылачак.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы