КФУ студенты «Татар кызы — 2017» исеменә лаек булды

«Татар кызы-2017» халыкара бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Ул — Татарстан Республикасы вәкиле Гөлназ Гатина, Казан федераль университеты студенты. Быел ул «Яз гүзәле» бәйгесендә дә катнашып, икенче урынны яулаган иде.

Гөлназ Гатина тумышы белән Татарстанның Чирмешән районыннан, Казан (Идел буе) федераль университеты студенты. «Татар кызы — 2017» бәйгесе финалында ул 11 кыз белән көч сынашты.

Гөлназга былтыргы җиңүче, Башкортстан кызы Эдельвейс Ихсанова җиңүче таҗын тапшырды. Моннан тыш, «Татар кызы — 2017» титулын алган чибәргә автомобиль бүләк ителде. Бүләкне һәм титулны ул Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кулыннан алды. Җиңүче исемен исә сәхнәдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, жюри әгъзасы Айдар Галимов игълан итте. «Бу тарихта алтын хәрефләр белән язылып куелачак көн», — диде ул, вакыйганың тантанасын билгеләп.

«Татар кызы — 2017» бәйгесе финалы Уфаның мең кеше сыйдырышлы «Башкортостан» концертлар залында узды. Конкурста Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан 12 кыз ярышты. Алар туган телне, гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын белүдә һәм, әлбәттә, гүзәллектә көч сынашты. Кызларның осталыгын, белемен һәм матурлыгын Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

«Татар кызы» бәйгесе 2011 елдан үткәрелеп килә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды. «Татар кызы» халыкара бәйгесен гамәлгә куючылар — Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы.

Бәйгенең төп максаты — халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

«Миңа терәк булган һәммәсенә зур рәхмәтемне җиткерәм, һәрвакыт янәшәдә булганыгыз өчен рәхмәт! Янымда һәрвакыт бертуган сеңлем, әтием һәм, әлбәттә, Татарстан делегациясе булды. Әлбәттә, бу бәйгедә җиңүем минем киләчәгемә йогынты ясаячак. Эш хәтта җиңүдә дә түгел, ә бәйгенең мәгънәсендә», — диде «Татар кызы — 2017» булып танылган Гөлназ Гатина.

Бәйге дәвамында да, җиңү мизгелендә дә Гөлназ янәшәсендә аның әтисе Шәүкәт Гатин булды. Бөтен дөньяга үрнәк итеп куярлык татар кызы тәрбияләү серен ачуны сорагач, ул балаларын күбрәк хезмәт белән тәрбияләвен әйтте. «Балаларымның җәй айлары да хезмәт белән үтте. Алар чит илләргә китеп йөрмәде», – диде ул.

«Татар-информ» МА материалларына нигезләнеп әзерләнде.