КФУ Яр Чаллы институтында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны төзү республика программасы кысаларында ТР ПрезидентыРөстәм Миңнеханов патронажы белән башкарылды.
Хәзер барлык спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләрнең вакытларын актив ялда яңа универсаль спорт мәйданчыгында үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде.
Ул студентларның тулай торагына каршы якта, спорт манежы һәм институт стадионы янында урнашкан. Анда мини-футбол өчен ясалма үләнле 2 кыр, волейбол һәм баскетбол өчен универсаль мәйдан һәм тренажер комплекслары бар. Бүген биредә төзекләндерү эшләре бара. Нинди генә һава торышында да кешеләр яңа мәйданчыкка тигез һәм коры асфальттан бара алсын өчен мәйданчыкка таба җәяүләр өчен тротуар түшәлә.
Моннан тыш КФУ Яр Чаллы институтының стадионы да башка күренеш алды. Йөгерү өчен юлны төзекләндереп асфальт түшиләр, 250 урынга исәпләнгән трибуна да булачак. Ә спорт манеженда түбә ябачаклар.
КФУ Яр Чаллы институтында төзекләндерү һәм эшләре һәрвакыт бара. Бу — яңа объектлар төзү һәм ремонтлау, белем бирү сыйфатын яхшырту буенча эшләр һәм мөһим вакыйга — Белем көненә әзерләнү.